• Русский
  • Татарча

Казанда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрүнең персонифицияле системасына кагылышлы актуаль мәсьләләләр турында фикер алыштылар

2019 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Һадиуллин катнашында узган “Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемнәрен күтәрүнең персонифицияле системасына кагылышлы актуаль мәсьләләләр” дип исемләнгән республика киңәшмәсе эшендә катнашты.

Киңәшмә Казан шәһәре Вахитов районының 3 нче гимназиясендә узды. Аның эшендә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының педагогик кадрларны аттестацияләү һәм белемнәрен күтәрү буенча методистлары – белемнәрне күтәрүнең персофиницияле моделен гамәлгә ашыру операторлары катнашты.

Киңәшмә барышында 2018 ел өчен белемнәр күтәрүнең пресонфицияле моделен гамәләгә ашыруның нәтиҗәләренә йомгак ясалды, 2019 елга ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Юл картасына тәңгәл китереп расланган бурычлар билгеләнде.

Фотогалерея