• Русский
  • Татарча

“Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе” Республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе” Республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

Конкурсның төп максаты – район һәм шәһәр методик берләшмәләре җитәкчеләренең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Укытучыны үстерүнең илкүләм системасын гамәлгә ашыру кысаларында педагогларның һөнәри осталыгын үстерү, белем бирү учреждениеләре педагогларының һәм җитәкчеләренең иҗади инициативаларын ачыклау, ярдәм итү һәм хуплау.

Шәһәр һәм район методик берләшмәләре җитәкчеләрен әлеге конкурста катнашырга чакырабыз.
Катнашу өчен 2019 елның 4 апреленә кадәр оештыру комитетының электрон адресына гаризаларны һәм конкурс эшләрен җибәрергә кирәк:

ormrkonkurs-2019@yandex.ru.

Килеп туган барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге җитәкчесе О.В. Мартьяновадан алырга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 533-03-90, e-mail: vnekl.konkurs@yandex.ru