• Русский
  • Татарча

«Киләчәк укытучысы» федераль проекты кысаларында Арча районы педагогларын укыту

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елда Россия педагогларын «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерүгә заманча якын килү» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укытуны «Юридик затлар исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының 2020 елның 1 апрелендәге 153 номерлы боерыгын үтәү кысаларында «Дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган бюджет учреждениеләренә, автоном учреждениеләргә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга субсидияләр рәвешендә 2020 елда федераль бюджеттан грантлар бирү өчен конкурста сайлап алуда җиңүчеләр - юридик затлар исемлеген раслау турында» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Белем бирү мәгариф системасының өзлексез форматында һөнәри осталык дәрәҗәсен арттыру, һәм өстәмә һөнәри белем бирү «Мәгариф» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Россия Федерациясе милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Мәгариф» федераль программасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында һөнәри белем бирү дәрәҗәсен арттыру» чараларын гамәлгә ашыру максатларында дәвам итә.

2022 елның 20 апреленнән 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре, системалы һәм критик фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык, үз-үзен камилләштерүгә мотивация һәм башка компетенцияләрен үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы педагогларына педагогларына укулар уздыруны планлаштыралар. Үткәрү форматы: билгеләнгән компетенцияләрне нәтиҗәле үстерүгә ярдәм итә торган тренинглар, форсайт-сессияләр һәм практикумнар.

Үткәрү вакыты: 20.04.2022 ел.  9:00  (мск) 
Үткәрү урыны: Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче В.Ф. Ежков исемендәге 1 нче Арча урта гомуми белем бирү мәктәбе

Җаваплы бүлек: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге.