• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар

2022 елның 20 апрелендә «Белем бирү оешмасы эшчәнлеге үздиагностикасы нигезендә белем бирү оешмасы белән идарә итү: белем бирүнең сыйфатын бәяләү нәтиҗәләрен интерпретацияләү. Өченче буын ФДББС кысаларында локаль актлар» темасына Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының директорларына һәм укыту-методик эш буенча директорлар урынбасарларына методик ярдәм оештыру.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр ачылачак:

  • Белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасын яңарту: белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасы нигезләмәсенең актуальлеге;
  • Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы компоненты буларак арадаш аттестация: оештыру кагыйдәләре һәм стандарт булмаган хәлләр;
  • Үзтикшерү, хисаплар һәм мониторинглау;
  • Яңартылган ФДББС кысаларында локаль актлар.

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама: https://go.mywebinar.com/khnl-lrhz-lvtn-lpfg
Үткәрү вакыты: с 14:00 до 16:10 ч (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм мәгариф идарәсе доценты, тарих фәннәре кандидаты Кинзябулатова Гөлназ Рамил кызы.