• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының физика укытучылары өчен семинар

2022 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмалары физика укытучылары өчен «Физика» предметы буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерлекнең актуаль проблемалары» темасы буенча семинар узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының физика укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр ачылачак:

  • 2022 елда физика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясендә үзгәрешләр;
  • Биремнәрне бәяләү критерийлары;
  • Физика буенча йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында югары катлаулылыктагы мәсьәләләрне чишү.

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама: https://events.webinar.ru/2748441/10855485
Үткәрү вакыты: 13:00 - 14:35  (мск).
Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты. Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Исмәгыйлева Роза Равил кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты.