• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен семинар

2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча җитәкче урынбасарлары өчен «Мәгариф оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: идарә итү аспекты буларак белем бирүнең сыйфатына эчке мониторинг. Белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең бердәм эчке системасы. Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләрен интерпретацияләү анализы» темасына семинар узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының директорларына һәм укыту-методик эш буенча директорлар урынбасарларына методик ярдәм оештыру.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр ачылачак:

  • Белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасын яңарту: белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасы нигезләмәсенең актуальлеге;
  • Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы компоненты буларак арадаш аттестация: оештыру кагыйдәләре һәм стандарт булмаган хәлләр;
  • Үзтикшерү, хисаплар һәм мониторинглау;
  • Яңартылган ФДББС кысаларында локаль актлар.

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама: https://go.mywebinar.com/khnl-lrhz-lvtn-lpfg
Үткәрү вакыты: 14:00 - 16:10  (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм мәгариф идарәсе доценты, тарих фәннәре кандидаты Кинзябулатова Гөлназ Рамил кызы.