• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Биектау һәм Ютазы муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының физика укытучылары өчен семинар

2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Биектау һәм Ютазы муниципаль районнарының гомуми белем бирү оешмалары физика укытучылары өчен «Физика» предметы буенча 2022 нче ел  төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерлекнең актуаль проблемалары» темасына семинар узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасының Биектау һәм Ютазы муниципаль районнарындагы гомуми белем бирү оешмаларының физика укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр ачылачак:

  • Физика дәресләрендә укучыларны мотивацияләүне арттыру ысулы буларак, мәсьәләләр чишү;
  • Укучыларның уңышлы эшчәнлегенең кирәкле өлеше буларак дифференциацияләнгән якын килү;
  • База һәм югары дәрәҗәдәге катлаулы мәсьәләләрне чишәбез. Балансны ничек сакларга?

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама: https://events.webinar.ru/2748441/10855485
Үткәрү вакыты: 13:00 - 14:35  (мск).
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор:Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Исмәгыйлева Роза Равил кызы.