• Русский
  • Татарча

«Төп гомуми белем бирү базасында гамәлгә ашырыла торган урта һөнәри белем бирү программаларының һөнәри юнәлешен исәпкә алып, гомуми белем бирү дисциплиналары концепциясен гамәлгә ашыру» республика семинары

2022 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 21 декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биреме нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Һөнәри белем бирү бүлеге Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Төп гомуми белем бирү базасында гамәлгә ашырыла торган урта һөнәри белем бирү программаларының һөнәри юнәлешен исәпкә алып, гомуми белем бирү дисциплиналары концепциясен гамәлгә ашыру» республика семинарын үткәрә.

Семинарның максаты: урта һөнәри белем бирү программасының төп белем бирү юнәлешен исәпкә алып, гомуми белем бирү предметларын укытуның сыйфатын арттыру.
Секция 1. Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда гомумбелем бирү һәм һөнәри әзерлек буенча иң яхшы педагогик тәҗрибәләр.

Секция 2. Нәтиҗәле белем бирү технологияләрен, шул исәптән гомумбелем бирү циклы дисциплиналары дәресләрендә дистанцион һәм электрон белем бирү технологияләрен куллануның иң яхшы педагогик практикалары.
 

Үткәрү формасы: дистанцион.
Семинар 13:00 сәгатьтән (мск) башлана.
Үткәрү урыны:Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты , Б. Красная урамы, 68. 

Семинарда катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге рәвешләре:

  • секция темасы буенча доклад белән чыгыш;
  • «Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» челтәрле басмасында (бастырып чыгару шартлары http://irortsmi.ru/avtoram сылтамасы буенча урнаштырылган) мәкаләне бастырып чыгару;
  • стенд доклады һәм секция тематикасы нигезендә докладка тезислар (PowerPoint та презентацияләү шаблоннары һәм стенд докладына тезислар https://clck.ru/eEcMN сылтамасы буенча урнаштырылган);
  • докладсыз катнашу.

Журналда басылып чыккан мәкаләләр eLIBRARY.RU фәнни электрон китапханәсендә урнаштырыла һәм Россия фәнни цитаталау индексының  мәгълүматлар базасына керә.