• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Биектау һәм Менделеевск муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының биология укытучылары өчен семинар

2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасының Биектау һәм Менделеевск муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының биология укытучылары өчен «Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек контекстында биологияне өйрәнүгә һәм укытуга заманча алымнар» темасы буенча семинар узачак.

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Биектау һәм Менделеевск муниципаль районнары гомуми белем бирү оешмаларының биология укытучыларына методик ярдәм күрсәтү.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр ачылачак:

  • Белемнәрне бәяләүнең нәтиҗәле ысулы буларак БДИ. БДИ үткәргән соңгы елларда контроль-үлчәү материалларының үсеш динамикасы;
  • Татарстанда 2021 елда биология буенча БДИ йомгаклары.  БДИ контроль-үлчәү материаллары структурасы. 2022 елда БДИ уздыру үзенчәлекләре;
  • Укытучы - укучылар белән уку-тикшеренү эшен оештыручы. Мәктәптә тикшеренү эшләрен үткәрергә кирәкме?

Үткәрү формасы: вебинар.
Кушылу өчен сылтама: Zoom
https://us02web.zoom.us/j/84014009479?pwd=UnFmcWVyaHphNHRnWjdyRUxlZUZZZz...
Конференциянең идентификаторы: 840 1400 9479, керү коды: 321090
Үткәрү вакыты: 13:00 - 16:00  (мск).
Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.
Куратор:  Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы Рәхимов Илгизәр Ильяс улы.