• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале дәвам итә

2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында чираттагы очрашу оештыра, ул белем бирү-тәрбия практикасында халык музыка мәдәнияте формаларын өйрәнү һәм куллану буенча музыка мәктәпләре тәҗрибәсен презентацияләү рәвешендә узачак.

Чарада катнашуга балаларга өстәмә белем бирү педагоглары, «Сәнгать» фән өлкәсе укытучылары, музыка җитәкчеләре, методистлар, педагог-оештыручылар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре чакырыла. Катнашу бушлай.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре Киров районының 24 нче балалар музыка мәктәбе (Казан шәһәре, Халтурин урамы, 2/24) адресы буенча.

Үткәрү вакыты: 10:00 - 12:00 (мск)

Чара Zoom платформасында онлайн режимда узачак.

Очрашу модераторы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре  Кондратьева Наталья Борисовна,.