• Русский
  • Татарча

«Уку грамоталылыгы, предметлы белем һәм күнекмәләр формалаштыру» вебинарын үткәрү турында

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге 2022 елның 20 апрелендә Мәскәү вакыты белән 14:30 сәгатьтә узачак «Уку грамоталылыгы, предметлы белем һәм күнекмәләр формалаштыру» чираттагы вебинарын үткәрә.

Вебинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак: уку грамоталылыгы моделе һәм укучыларны әзерләүне проектлау өчен дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек мөмкинлекләре; уку грамоталылыгы буенча биремнәрнең эчтәлеге; биремнәрнең типологиясе; уку грамоталылыгы буенча кереш диагностикасын үтәү барышында ачыкланган Россия мәктәп укучыларының төп хаталары характеры; җиңеп чыгуның мөмкин булган юллары; уку грамоталылыгын формалаштыру барышында дәреслек белән эш.

Вебинар спикерлары - Федераль методик үзәкнең әйдәп баручы эксперты, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Мищерина Марина Алексеевна, Федераль методик үзәк эксперты, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Боброва Светлана Владимировна.

Катнашучыларны трансляциягә тоташтыру түбәндәге сылтама буенча мөмкин булачак: https://apkpro.ru/fmc/ .
Вебинар үткәрелгән вакытта чат каралачак.