• Русский
  • Татарча

«Инклюзив белем бирү: теория һәм практика» IV республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан ел саен уздырыла торган «Инклюзив белем бирү: теория һәм практика» IV республика фәнни-гамәли конференциясе оештырылды һәм уздырылды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасының 380 педагогик хезмәткәре катнашты. Проблемалар турында фикер алышу пленар һәм  секция утырышларында узды. Республика фәнни-гамәли конференциясенең көн тәртибе нигезендә фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: инклюзив педагогның һөнәри профиле, белем бирү оешмасы җитәкчесенең инклюзив компетентлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында укыту программаларын әзерләү һәм уздыру модельләре, яңа чынбарлык чорында инклюзив белем бирү, инклюзив белем бирү вертикале: мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирүдәге технологияләр һәм уңышлы тәҗрибәләр, урта һөнәри белем алуда практика, инклюзив югары белем һәм цифрлы дөнья: глобаль чакырулар, проблемага заманча караш. Җәмгыятьтә инклюзив культураның роле: фәнни-методик әдәбиятның заманча спектры, НЕОкитаплар.

Күчмә онлайн мәйданчыклар сөйләме һәм күрү сәләте бозылган балаларның үсешендә цифрлы технологияләр куллануны тәкъдим иттеләр. Конференция инклюзив практикаларның (мастер-классларның) калейдоскобы белән тәмамланды:  «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сәламәтлек саклау технологияләре алымы буларак ортоковрикта нейрогимнастика», «Язу һәм уку сөйләме бозылган балалар белән коррекция эшендә мозжечок стимуляциясен куллану», «Авазлар эзләүдә» Логопедик квесты», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә уен технологияләре чаралары белән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сөйләмен коррекцияләү».

Эш онлайн режимда узды, чатта чыгыш ясаучылар катнашучылар белән актив элемтәдә торды. 

Чара материаллары  (тезислар һәм презентацияләр) катнашучыларга җибәрелде.

Конференциянең программасы
 

Фотогалерея: