• Русский
  • Татарча

«Неокнига» IV республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы

Хөрмәтле «Неокнига» IV республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре һәм лауреатлары!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку мотивациясен формалаштыру һәм үстерү, шулай ук Татарстан Республикасы укучылары арасында заманча әдәбиятны популярлаштыру мәсьәләләренә багышланган «Неокнига» IV республика фәнни-гамәли конференциясен тәмамлый.   

Сезне 2022 елның 26 апрелендә В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП) базасында, Казан шәһәре, Зайцев урамы, 15 йорт, 4 кат, актлар залы (Автовокзал тукталышы) адресы буенча узачак бүләкләү тантанасына чакырабыз. 

Үткәрү вакыты: 12.00 - 14.00.
Теркәлү вакыты:  11.00 сәгатьтән башлап.

«Неокнига» IV республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре исемлеге.

Призлы урыннар алмаган көндезге турда катнашучыларга электрон рәвештә гаризаларда күрсәтелгән электрон почталарына сертификатлар җибәреләчәк.

Өстәмә мәгълүматны җаваплы оештыручылардан алырга мөмкин:

  • Хаҗиева Елена Васильевна (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы), тел. 236-56-33, 8-927-412-87-67, ibcirort@mail.ru;
  • Сайфиева Ольга Валентиновна (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханә-мәгълүмат бүлеге белгече), тел. 236-56-33, 8-986-908-21-04;
  • Сарбаева Наталья Павловна (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Куралово урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), тел. 8-929-720-02-60.