• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале

2022 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәренең Киров районындагы 24 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә онлайн режимда «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында очрашу уздырдылар (алга таба – Фестиваль).

Фестивальнең төп максаты - белем бирү-тәрбия практикасында музыкаль халык мәдәнияте формаларын өйрәнү һәм куллану буенча музыка мәктәпләре тәҗрибәсен презентацияләү. Фестиваль барлык белем бирү дәрәҗәсендәге педагогик бергәлеккә адресланган иде, анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан педагоглар катнашты. Очрашу барышында катнашучылар мәктәпнең фольклор бүлеген булдыру тарихы, татар һәм керәшеннәрнең җыр һәм уен кораллары үрнәкләрен башкаручы иҗат коллективлары белән таныштылар.

Мастер-класслар методик алымнар тәкъдим итте, алар ярдәмендә укучыларда фортепиано ансамбле, хор җырлавы һәм вокал сыйныфларында башкару яки җырлау күнекмәләре формалаша. Фестиваль үткәрү кысаларында беренче мәртәбә музыкаль-теоретик дисциплиналарның ачык дәресләре фрагментлары: сольфеджио һәм музыка тыңлаулары күрсәтелде.

Һөнәри аралашуның әлеге форматының бик вакытлы үткәрелүе һәм кирәклеге турында сөйләгән катнашучылар һәм тыңлаучыларда очрашу яхшы тәэсир калдырды.

 

Фотогалерея: