• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасында «Ел укытучысы», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» конкурсларының җиңүчеләре билгеле булды

2019 елның 15 мартында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Казан шәһәре 2 нче интернат-лицееның биология укытучысы Наил Мирсәетов «Татарстанның ел укытучысы–2019» һөнәри осталык бәйгесе җиңүчесе булды. Ул моңа кадәр «Казан шәһәренең ел укытучысы–2019» исеменә лаек булган иде.

«Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабы финал бәйгеләре 2019 елның 11 – 15 март көннәрендә узды.

Конкурсның беренче этабыннан башлап бәйгедә катнашучылар, мөгаллим булып ничә ел эшләүләрен исәпкә алып, ике номинациягә («Педагогик дебют» – өч елдан да күбрәк булмаган һәм «Ел укытучысы» – биш елдан да азрак булмаган) бүленде. Зона этабында катнашучылар арасыннан 40 педагог – «Ел укытучысы», 26 мөгаллим «Педагогик дебют» номинациясендә финалга үтте.

Быелгы уку елыннан башлап Татарстан Республикасы конкурсның яңа моделен сынап карау һәм чаралар исемлеге, жюри эшенең системасын оештыру һәм конкурс сынауларын бәяләүдә яңача якын килүләр буенча Россиянең алты пилотлы төбәкләренең берсе булды. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре конкурс жюрие эшендә актив катнаштылар.

Конкурс сынаулары кысаларында финалчылар шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов белән түгәрәк өстәлдә дә катнаштылар.

Наил Мирсәетов Татарстан Республикасын «Россиянең ел укытучысы-2019» бөтенроссия бәйгесе финалында тәкъдим итәчәк.

(Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты материаллары буенча).

Фотогалерея