• Русский
  • Татарча

Математика укытучылары өчен республика семинары

2022 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы «Ачык мәктәп 2035» белем бирү проектын һәм «Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында математика укытучылары өчен «Мәктәпнең цифрлы белем бирү тирәлеген формалаштыру һәм камилләштерү: эш тәҗрибәсеннән» республика гамәли юнәлешле семинар (вебинар) уздырды.

Семинарда түбәндәге темалар буенча фикер алыштылар:

  • «Ачык мәктәп 2035» платформасын кулланып математика дәресе. Яр Чаллы шәһәре 45 нче урта мәктәбенең математика укытучысы Москвичева Гөлназ Тәлгать кызы математика дәресенең төрле этапларында белем бирү платформасын куллану турында сөйләде.
  • «Ачык мәктәп 2035» платформасының белем бирү ресурслары һәм инструментлары: мөмкинлекләр, перспективалар. ТР Әгерҗе районы Бима урта мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Ишпаева Гөлнара Борисовна платформада урнаштырылган материалларны куллануда үз эшләнмәләре белән уртаклашты. 
  • Математика дәресләрендә тикшеренү эшләрен оештыру өчен симуляторлар куллану. ТР Биектау районы Чепчуги урта мәктәбенең математика укытучысы Блохина Елена Николаевна үз чыгышында симуляторлар ярдәмендә эксперименталь һәм тикшеренү эшен оештырырга мөмкин булуын күрсәтте.

Математика буенча олимпиадаларга әзерләнү өчен заманча мәгълүмат ресурслары. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру үзәгенең фәнни хезмәткәре Зәйнуллин Марат Айдарович үз чыгышында балаларны укытуда бик мөһим юнәлеш буларак олимпиада хәрәкәтен үстерүгә басым ясады, заманча мәгълүмат ресурсларына сылтамалар белән уртаклашты.

Семинарда Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының «Ачык мәктәп» белем бирү платформасының мөмкинлекләрен һәм ресурсларын кулланучы педагогик хезмәткәрләре катнашты.

Катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм спикерларга рәхмәт белдерделәр, тәкъдим ителгән темаларның актуальлеген, тәҗрибә алмашу мөмкинлеген, иҗади якын килүне, шулай ук укытуның нәтиҗәле ысулын һәм чараны уздыруның уңайлы форматын билгеләп үттеләр.

 

Фотогалерея: