• Русский
  • Татарча

Республика остазлар Советының киңәйтелгән утырышы

2022 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында   «Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проекты буенча онлайн-форматта республика остазлар Советының киңәйтелгән утырышын үткәрә.

Утырышта катнашуга республика остазлар советы әгъзалары һәм муниципаль мәгариф идарәсе белгеченә остазлык эшчәнлеге өчен җаваплы берәр кеше чакырыла.

Утырыш барышында түбәндәге темалар буенча фикер алышу планлаштырыла: 

  • Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы кысаларында мәктәптә белем бирүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә экосистем якын килү;
  • Россия мәгариф академиясе инновация мәйданчыгының «Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проектын гамәлгә ашыру перспективалары;
  • «Остазлык энциклопедиясе: иң яхшы практикалар» мәгълүмати-белешмә басмасы.

 

Үткәрү формасы: вебинар. 
Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/87244827231?pwd=Y3hDNkF1QStyWlJJcG5oZkpUSllVQT09
Утырыш 15:00 сәгатьтә башлана (мск).
Үткәрү урыны:

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68.