19 апрель, 2022 - 23:17      
      
2022 елның 22 апрелендә «Укучылар үзидарәсе» темасы буенча вебинар була.
Вебинарның максаты - укучылар үзидарәсен оештыру мәсьәләләрендә Татарстан Республикасының сыйныф җитәкчеләренә методик ярдәм күрсәтү.
Вебинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- Укучылар үзидарәсенең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруда мәктәпнең сыйныф җитәкчесе һәм педагог-психологы хезмәттәшлеге;
 - Татулаштыру хезмәтен оештыру;
 - Дәүләт-иҗтимагый идарә моделе кысаларында укучылар үзидарәсе;
 - Укучы үзидарәсе - укучының шәхесен уңышлы үстерүгә юл.
 
Үткәрү урыны:Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Большая Красная урамы, 68.
Кушылу өчен сылтама: 
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA
Үткәрү формасы: вебинар
Үткәрү вакыты: 15:00 – 16:30 (мск)
Куратор:Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Э.Х.


 