• Русский
  • Татарча

Татар теле буенча IX Халыкара олимпиада

17-20 апрель көннәрендә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле буенча IX Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды.

Чарада Татарстанның 264 өлкән сыйныф укучысы - татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Кырым, Әстерхан, Киров, Курган, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Төмән, Ульяновск, Чиләбе, Новосибирск, Иркутск, Тверь, Томск өлкәләреннән, Пермь, Ставрополь, Красноярск крайларыннан һәм Мәскәү шәһәреннән 136 бала катнашты. Шулай ук Татарстаннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан 42 студент, алар КФУ порталында татар теле буенча Интернет-тест һәм дистанцион әңгәмә нәтиҗәләре буенча финалистлар, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан һәм Австралиядән 15 вәкил катнашты.

Олимпиаданың йомгаклау этабы ике турдан торды. 18 апрель көнне олимпиадада катнашучылар татар теле һәм әдәбияты буенча язма биремнәр башкардылар һәм татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр. 19 апрельдә катнашучыларга «Минем шәҗәрәм» темасына проект эшләрен якладылар.

Олимпиадага нәтиҗәләр 20 апрельдә Г.Тукайга багышланган туган тел форумы кысаларында ясалды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре Шәмсетдинова Р.Р., Фәттахова Р.Ф., Гыйләҗева Л.Г. һәм Һадиева Г.В. олимпиаданың жюри составында эшләделәр.

Фотогалерея: