• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы белем бирү оешмаларының чит тел укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар. Бөтенроссия тикшерү эшләре: әзерләнү, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш» семинары

 

2022 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы белем бирү оешмаларының чит тел укытучылары өчен «Белем бирү сыйфатын бәяләүгә заманча алымнар. Бөтенроссия тикшерү эшләре: әзерләнү, нәтиҗәләрне анализлау, коррекцион эш» семинары узачак.

 

 

Семинарның максаты - Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының чит тел укытучыларына белем бирү сыйфатын бәяләү мәсьәләләре буенча методик ярдәм күрсәтү.

Семинарда түбәндәге темалар ачылачак:

  • Инглиз теле буенча бөтенроссия тикшерү эшләренә методик анализ (11 сыйныф);
  • 7 нче сыйныфта инглиз теле грамматикасын беркетүгә биремнәр системасы;
  • Инглиз теле буенча 7 нче сыйныф укучыларының белем бирү нәтиҗәләрен мониторинглау һәм диагностикалау.

Үткәрү формасы: вебинар.
Кушылу өчен сылтама:
https://us04web.zoom.us/j/9459602533?pwd=oKQm74aSdeO4n-GUiGeXoRvQ5cUS-c.1 Конференциянең идентификаторы: 945 960 2533 Керү коды: jV6t1a
Үткәрү вакыты:  12:30 - 14:30  (мск).
Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Б. Красная урамы, 68 (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты рәсми сайты).
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы өлкән укытучысы Логинова Рәмзия Марат кызы.