• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: идарә итү аспекты буларак белем бирү сыйфатының эчке мониторингы» темасы буенча семинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган 2022 елга дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы 2022 елның 19 апрелендә «Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: идарә итү аспекты буларак белем бирү сыйфатының эчке мониторингы» темасы буенча семинар үткәрде.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм укыту-методика эшләре буенча һәм җитәкче урынбасарлары катнашты.

Семинар кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты Кинзябулатова Гөлназ Рамил кызы түбәндәге мәсьәләләрне яктыртты:

  • Белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасын яңарту: белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасы нигезләмәсенең актуальлеге;
  • Белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы компоненты буларак арадаш аттестация: оештыру кагыйдәләре һәм стандарт булмаган хәлләр;
  • Үзтикшерү, хисаплар һәм мониторинглау;
  • Яңартылган ФДББС кысаларында локаль актлар.