• Русский
  • Татарча

Башлангыч белем бирү буенча методистлар өчен семинар

2022 елның 20-21 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы башлангыч гомуми белем бирүне алып баручы мәгариф бүлекләре (идарәләре) белгечләре һәм методистлары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә башлангыч гомуми белем бирүнең предмет өлкәләре эчтәлеген һәм методикасын яңарту» семинарын оештырды һәм уздырды. Семинар эшендә республиканың муниципаль методик хезмәтләренең 52 вәкиле катнашты.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Яңартылган ФДББС гамәлгә кертү шартларында белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең муниципаль механизмнары
  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББСның  төп аспектлары. Башлангыч сыйныф укытучысы эшчәнлегендә яңа методик инструментлар
  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС шартларында белем бирү эчтәлеген гамәлгә ашыруны методик тәэмин итеп тору
  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС шартларында белем бирү эчтәлеген гамәлгә ашыруны норматив тәэмин итеп тору

Семинар спикерлары ролендә түбәндәгеләр чыгыш ясады:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укыту-методика эшләре буенча проректоры, сәнгать фәннәре кандидаты Сагеева Гөлнара Хәниф кызы,
  • Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге башлыгы Урмеева Альбина Сәфәргали кызы,
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы,
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Башинова Светлана Николаевна.

Семинарның модераторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы.

Чара материаллары катнашучыларга таратылды.

Фотогалерея: