• Русский
  • Татарча

«Башлангыч белем бирү системасында полилингваль якын килү» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү курсларын тәмамлау турында

2022 елның 22 апрелендә «Башлангыч белем бирү системасында полилингваль якын килү» квалификациясен күтәрү өстәмә һөнәри программасы буенча башлангыч сыйныф укытучыларын укыту тәмамланды. Программа дистанцион форматта гамәлгә ашырылган. 

Белем бирү программасының актуальлеге дөньяның тел һәм мәдәни төрлелеген саклау өлкәсендә педагогларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү зарурлыгы белән бәйле.

Башлангыч белем бирү системасында полилингваль алымны гамәлгә ашыру белем бирү пространствосының бөтенлеген, мәдәниятләрнең күптөрлелеген саклауны, шәхеснең мәдәни тиңдәшлеген саклауны тәэмин итә, белем бирү сыйфатына ирешү юлларының берсе булып тора.  48 педагогка заманча белем бирү киңлегендә полилингваль алымны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында белү мөмкинлеге бирелде. Белем бирү программасы әйдәп баручы экспертлар лекцияләрен, башлангыч мәктәптә нәтиҗәле кулланыла торган алдынгы инструментларны һәм тәҗрибәләрне үз эченә алды. Дистанцион белем бирү системасында тәкъдим ителгән видеолекцияләр проблемалы характерга ия иде, материалны бәян итү презентацияләр, үзлегеңнән белем алу өчен өстәмә укыту-методик материаллар, шулай ук төрле гамәли биремнәрне үтәү белән үрелеп барды.

Тыңлаучылар программаның актуальлеген, эчтәлеген, тулылыгын билгеләп үттеләр. 

«Башлангыч белем бирү системасында полилингваль якын килү» квалификациясен күтәрү өстәмә һөнәри программасы (уйлап табучы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы укытучысы Сәгъдиева И.Т.,) 2021 елда федераль һөнәри-иҗтимагый экспертизаны уңышлы узды һәм өстәмә һөнәри педагогик белем бирү программаларының федераль реестрына кертелде.