• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар (сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар һәм белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен тематик вебинарлар сериясе)

2022 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Укучылар үзидарәсе» темасы буенча вебинар үткәрелде. 

Вебинарның максаты - Татарстан Республикасы сыйныф җитәкчеләренә укучылар үзидарәсен оештыру мәсьәләләрендә методик ярдәм күрсәтү.

Вебинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Укучылар үзидарәсенең нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруда мәктәпнең сыйныф җитәкчесе һәм педагог-психологы хезмәттәшлеге;
  • Татулаштыру  хезмәтен оештыру;
  • Дәүләт-иҗтимагый идарә моделе кысаларында укучылар үзидарәсе;
  • Укучы үзидарәсе - укучының шәхесен уңышлы үстерүгә юл.

Вебинар спикерларының эчтәлекле докладларын мәктәптә укучылар үзидарәсен үстерү кысаларында мәктәп укучылары белән тәрбия эшен планлаштыруда сыйныф җитәкчеләре һәм белем бирү оешмалары администрациясе файдалана ала.

Вебинарның язмасын (презентацияләр, видео һәм спикерлар докладларын) институт сайтында «Укытучылар видео - порталы» бүлегендә, видео бүлегендә карарга мөмкин. 
Вебинар язмасын карау өчен сылтама:
https://www.youtube.com/watch?v=wpBZqyiCS9I

Фотогалерея: