• Русский
  • Татарча

Балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре өчен белем күтәрүнең өстәмә һөнәри белем бирү программасын гамәлгә ашыру тәмамланды

Балалар бакчаларының өлкән тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә белем бирүнең ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлегенең оештыру-методик аспектлары” проблемасы буенча белем күтәрүнең өстәмә һөнәри белем бирү программасын гамәлгә ашыру тәмамланды (кураторы – Мифтахетдинова Н.Р.). Уку материалын үзләштерү процессында тыңлаучыларның игътибары мәктәпкәчә белем бирү ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген оештыруга юнәлтелде..

Аерым игътибар мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өлкән тәрбиячеләренең һөнәри эшчәнлегенең эчтәлек һәм процессуаль аспектларына, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының белем бирү мохитын проектлау белән бәйле методик эшчәнлекне яңартып коруга бирелде. Дәресләр гамәли-ориентирлы юнәлештә алып барылды. Аерым игътибар мәктәпкәчә белем бирү эчтәлеген яңартып кору процессында барлыкка килгән конкрет хәл-халәтләрне анализлауга, дискуссияләргә, тренингларга һ.б. бирелде. Курслар барышында мәктәпкәчә белем бирү оешмасының белем бирү процессын проектлауда өлкән тәрбяченең роле турында кызыксынулы фикер алышулар булды.

Боларга бәйле рәвештә, Казан шәһәренең Совет районы 50 нче балалар бакчасы һәм Биектау муниципаль районының “Бәләкәч” балалар бакчасы базаларында үткән стажировкалар барышында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча модельләре һәм формалары тәкъдим ителде. Барлык тыңлаучылар да педагогларның һөнәри үсешенә ярдәм итә торган кирәкле гамәли материалларны электрон формада алдылар. Программаны үзләштерү тыңлаучыларның проектларын тәкъдим итү һәм яклау формасында үткәрелгән йомгак аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея