29 апрель, 2022 - 18:50      
      
Казан шәһәренең Яңа Савин районы 151 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында «Дислексия, дисграфия һәм дизорфография профилактикасы һәм коррекциясе» темасына семинар-киңәшмә узды.
Фикер алышуның төп мәсьәләләре:
- педагогларның дислексияне һәм дисграфияне профилактикалауга һәм җиңүгә әзерлегенең теоретик һәм гамәли аспектлары;
 - телдән сөйләм бозылу белән дислексиянең һәм дисграфиянең үзара бәйләнеше;
 - мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрдә дислексия, дисграфия һәм дизорфографияне башлангыч стадияләрендә ачыклау;
 - мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында дислексия, дисграфия һәм дизорфографияне профилактикалау өчен заманча матди-техник базадан файдалану;
 - сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү оешмаларында логопед хезмәтләре эше;
 - белем бирү оешмаларында сөйләме бозылган балалар өчен программаларны гамәлгә ашыру.
 
Семинар-киңәшмәнең материаллары: (презентацияләр)
Файллар 2022 елның 25 октябренә кадәр сакланачак


 