• Русский
  • Татарча

“Заманча дәрес” методик эшкәртмәләр конкурсына нәтиҗәләр ясалды

Барлык катнашучыларны да тәбрик итәбез!

Республика буенча “Заманча дәрес” методик эшкәртмәләр конкурсына нәтиҗәләр ясалды (ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 21 гыйнварындагы 11 нче санлы боерыгы). Конкурс җиңүчеләренең исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 20 мартындагы 82 нче санлы боерыгына кушымтадан танышырга мөмкин.

Конкурс җиңүчеләре һәм лауреатлары дипломнар белән бүләкләнәчәк, конкурста катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак. Конкурста катнашу турында сертификатны https://yadi.sk/d/2OL16rT5QsSXiw сылтамасы аша кереп, күчереп алырга була (Ctrl төймәсенә һәм сылтамага басарга кирәк).

Игътибарыгызга шунысын да хәбәр итәбез, сертификатлар сез җибәргән гаризалардагы мәгълүматлар буенча тутырылды.