• Русский
  • Татарча

Хәтер һәм кайгы көне

 

Бүген 2021 елның 11 маенда Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясе укучылары һәм укытучылары һәлак булган фаҗигадән бер ел узды. 9 кеше: 7 бала һәм 2 укытучы атыш корбаны булды.

Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна һәлак булганнар истәлегенә багышланган чараларда катнашты.

Гимназия территориясендә Хәтер аллеясы ачтылар, анда һәлак булучыларны искә алырга килгән һәркем аллеяга утыртылган агачларга зәңгәр тасма бәйләп, кызгану, үкенү хисләрен белдерә алды. Күккә очырылган ак күгәрченнәр безгә тагын бер кат куркыныч җинаять корбаны булганнар, шулай ук иң мөһим гомумкешелек кыйммәтләре: тынычлык, игелек, мәхәббәт һәм тормыш кыйммәтләре турында искә төшерделәр. 175 нче гимназиядә Виртуаль музей ачтылар һәм «Хәтер Китабы» булдырдылар.

Сез һаман да безнең йөрәкләрдә!

 

Фотогалерея: