• Русский
  • Татарча

Педагоглар өчен республика семинары

2022 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проекты буенча Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Казан шәһәре Совет районының Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицее белән берлектә «Укучыларның индивидуальлеген үстерү чарасы буларак проект технологияләре» республика семинарын үткәрде.

Семинарда түбәндәге сораулар каралды: педагогларга методик ярдәм күрсәтү, инновацион формалар һәм белем бирү технологияләре. Казан шәһәре Совет районының Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121-нче лицей педагоглары проект эшчәнлеген  һәм белем бирү оешмасында педагогларның актив хезмәттәшлеген оештыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. 

Семинар спикерлары булып чыгыш ясадылар:

  • Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гавриленко Анна Александровна
  • Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Бариева Эвелина Марат кызы
  • Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хан Анастасия Валерьевна
  • Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Николаев Максим Анатольевич
  • Математика укытучысы Хидиятуллина Ләйсән Илдус кызы
  • Инглиз теле укытучысы Тарасова Анастасия Юрьевна

Спикерлар үз чыгышларында заманча белем бирү системасына укуның тормыш белән бәйләнешен тормышка ашыра һәм укучыларның актив, мөстәкыйль позициясен формалаштыра торган мәгариф технологияләре таләп ителүенә аерым басым ясады. Бүген белем бирүнең төп нәтиҗәсе-аерым белемнәр, осталык һәм күнекмәләр генә түгел, ә укучыларның төрле социаль әһәмиятле хәлләрдә нәтиҗәле эшчәнлеккә әзерлеге дә.

Семинарда Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 200 дән артык педагогик хезмәткәре катнашты. Катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм спикерларга рәхмәт белдерделәр, тәкъдим ителгән технологияләрнең актуальлеген һәм гамәли юнәлешен, иҗади якын килүне, педагогик коллективның активлыгын һәм инициативалылыгын, шулай ук чараны уздыру өчен уңайлы форматны билгеләп үттеләр.

Семинарның язмасына сылтама: https://disk.yandex.ru/i/Q5mCt3SF8lL5Xg 

Фотогалерея: