• Русский
  • Татарча

«Мәктәпнең цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү: Лениногорск шәһәренең 2 нче урта мәктәбе эш тәҗрибәсеннән» республика семинары

2022 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясе «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча «Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновацион мәйданчыгы һәм «Ачык мәктәп» ресурс үзәге эшчәнлеге кысаларында «Мәктәпнең цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү: Лениногорск шәһәренең 2 нче урта мәктәбе эш тәҗрибәсеннән» республика семинарын үткәрә.

«Ачык мәктәп – 2035» белем бирү проектында катнашучылар заманча санлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм камилләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Әлеге семинар барышында укытучылар «әйләндереп куелган сыйныф» моделен тормышка ашыру, интеллектуаль, коммуникатив күнекмәләрне үстерү, дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында «Ачык мәктәп» платформасы ресурсларын куллану тәҗрибәсен өйрәнәчәкләр.

Үткәрү формасы: вебинар.
Кушылу өчен сылтама:
https://us02web.zoom.us/j/87590117217?pwd=a1QwU3pXL3ZST0cvek1uVDJVcytUUT09

Конференциянең идентификаторы: 875 9011 7217
керү коды: Z3V1P5

Үткәрү вакыты: 14:00 сәгать.

Үткәрү урыны:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты,  Б. Красная урамы, 68.