• Русский
  • Татарча

Педагогның заманча эш алымнары буенча “Цифра: педагогка салынган инвестицияләр” 3 нче Бөтенроссия онлайн-конференциясе

Сезне 2019 елның 28 мартында узачак, педагогның заманча эш алымнары буенча “Цифра: педагогка салынган инвестицияләр” 3 нче Бөтенроссия онлайн-конференциясендә катнашырга чакырабыз. Турыдан-туры трансляция кысаларында лекцияләр һәм мастер-класслар белән белем бирү оешмалары укытучылары, галимнәр, җитәкчеләр һәм укыту технологияләре өлкәсе экспертлары чыгыш ясаячак.

“Цифра: педагогка салынган инвестицияләр” конференциясе Россия укытучыларын заманча трендлар, санлы технологияләр һәм укыту методикалары белән түләүсез таныштыру мөмкинлеге бирәчәк. Чыгыш ясаучылар – тәҗрибәле педагоглар, галимнәр, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, заманча укыту технологияләре өлкәсе экспертлары, психологлар һәм медицина өлкәсе белгечләре. Конференция нәтиҗәләре буенча онлайн-чараларда катнашкан барлык укытучыларга сертификатлар һәм партнерлар әзерләгән бүләкләр тапшырылачак. Элегрәк узган конференция бөтен ил буенча барлыгы 20000нән артык катнашучыны җыйган иде. Ә бу юлы исә 40 меңнән артык укытучы катнашыр дип көтелә.

Онлайн-конференция өч тректан торачак:

  • “Санлы мәктәп”: ФДББС һәм актуаль бурычлар шартларында дәрестә заманча белем бирү технологияләрен куллану буенча мастер-класслар һәм лекцияләр.
  • • “Укытучыларның белемнәрен күтәрү”: өзлексез белем бирүдә актив методларны күрсәтү, санлы нәтиҗәләр чыгаруда яңа трендлар.
  • • “Педагогның эше, абруе һәм тормыш рәвеше”: стресс шартларында эшләү, мәктәп тормышы шартларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән үзара хезмәттәшлек итү, челтәрдә намуслы абруйны саклап калу һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча тәкъдимнамәләр.

Чара кысаларында мәктәп укучыларын укыту өчен халыкара белем бирү платформасын әзерләгән “Сколково” Фондының IT-кластеры резиденты “ЯКласс” компаниясе беренче тапкыр “Дрофа” һәм “Вентана-Граф” УМКсына Онлайн-тренажерларның санлы белем бирү ресурсын тәкъдир итәчәк. Тренажерлар контроль һәм өй эшләрен автоматлаштыру, укытуның сыйфаты һәм укучыларны мотивлаштыру белән идарә итү өчен эшләнгән. Ресурс эчендә мәктәп программасы буенча биремнәрнең зур базасы урын алган: 1,6 триллион һәм 1500 видеодәрес. “ЯКласс” компаниясенең методик бүлеге җитәкчесе Марина Володина ресурс ярдәмендә укытучылар ничек итеп эш сәгатенең 30 %ын экономияли һәм сыйныфның өлгерешен 1 баллга күтәрә алу мөмкинлеге турында сөйлиячәк.

КАТНАШЫРГА