• Русский
  • Татарча

Остазлар советының онлайн-марафоны кысаларында республика семинары

2022 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Остазлар советы чаралар планы нигезендә, «Үзара челтәрле  хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проекты буенча Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә, «Яшь педагоглар белән эшләүнең нәтиҗәле формалары һәм методлары» республика семинарын үткәрде.

Сайлап алынган аудитория: белем бирү белән идарә итү органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм педагог-остазлары.

Белем бирү программасында катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна мөрәҗәгать итте.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды: яшь педагогларга методик ярдәм күрсәтү, инновацион формалар һәм белем бирү технологияләре, белем бирү эчтәлеген яңарту шартларында цифрлы трансформация. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы белем бирү оешмалары педагог-остазлары остазлык эшчәнлеген оештыру, яшь педагогларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү һәм районның белем бирү оешмаларында педагогларның нәтиҗәле хезмәттәшлеген камилләштерү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Семинар спикерлары булып чыгыш ясадылар:

  • Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Яруллина Миләүшә Рәшит кызы
  • Биектауның 3 нче урта мәктәбе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысыГалләмова Нурия Әмир кызы
  • 1 нче Биектау урта мәктәбе филиалы - Учхоз урта мәктәбе Инглиз теле укытучысы Суровцева Ирина Александровна
  • Яшь педагоглар ассоциациясе рәисе, 2 нче Биектау урта мәктәбенең география укытучысы Шиһапова Лилия Зөфәр кызы
  • Ямаширмә урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Галиәхмәтова Чулпан Илсур кызы
  • 3 нче Биектау урта мәктәбе биология һәм химия укытучысы Варакина Марина Ивановна
  • 3 нче Биектау урта мәктәбенең математика укытучысы Куимова Мария Алексеевна
  • Айбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лотфуллина Алсу Наил кызы
  • Биектау районы «Солнышко»  балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячесе Әхмәтшина Ләйсән Шамил кызы.

Катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм спикерларына рәхмәт белдерделәр, тәкъдим ителгән практикаларның актуальлеген, педагог-остазларның иҗади якын килүен, шулай ук чараны уздыру өчен уңайлы форматын билгеләп үттеләр.

Семинар язмасына сылтама: https://clck.ru/hUgvY
 

Фотогалерея: