• Русский
  • Татарча

Имтихан алдыннан балага ничек терәк булырга? («Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар)

 

2022 елның 18 маенда Мәгарифне үстерү институтында ата-аналар өчен «Имтиханнар алдыннан балага ничек терәк булырга» дигән темага вебинар үткәрелде. Вебинарда Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясе ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

 

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна мөрәҗәгать итте.

Вебинарның төп спикерлары:

  • Медицина фәннәре кандидаты, Психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Медицина фәннәре академиясенең  Балалар неврологиясе кафедрасы доценты Белоусова Марина Владимировна;
  • «Инстайт» клиникасының клиник психологы, «Инсайт» өстәмә һөнәри белем бирү автоном оешмасы укытучысы Батаршина Марина Викторовна;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе фәнни хезмәткәре, клиник психолог Башлай Эльвира Хамзеевна;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы.

Вебинар барышында ата-аналар игътибары еш кына балага имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итәргә һәм моның өчен тиешле шартлар тудырырга түгел, ә нәтиҗә көтелгәнчә булмаса дигәнгә юнәлтелгән булуы ачыкланды. Ата-аналарның хатасы-баласын башка мәктәп укучылары белән чагыштыру, Төп дәүләт имтиханы һәм бердәм дәүләт имтиханы түбән баллары хакында даими искәртү - ата-аналарның баланың белем бирү эшчәнлегенә керткән шантажы. Белгечләр билгеләп үткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучыларында борчуның югары дәрәҗәдә булуы, ата-аналар һәм педагоглар алдындагы югары дәрәҗәдә җаваплылык,  хроник стресс һәм имтиханнар тапшыру чорындагы нерв киеренкелеге белән бәйле.

Вебинарда чыгарылыш сыйныф укучылары арасында хроник стресс булуның төп симптомнары билгеләнде:

  • хроник талчыгу хисе
  • кәеф төшүе
  • йокысызлык
  • апатия
  • имтиханның яхшы нәтиҗәләре булыр дип ышанмау
  • ярсучанлык һәм конфликтлык
  • аппетитны югалту
  • игътибар концентрациясе кимү.

Вебинарда билгеләп үтелгәнчә, имтихан чорында ата — аналарның төп бурычы - баланы әзерләү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм аңа комачауламау. Бүләкләү, ярдәм итү,  ә иң мөһиме, өлкәннәрдәге тынычлык балага дулкыну хисләрен җиңәргә ярдәм итә. Ата-аналар балаларының һичшиксез, БДИ тапшыруларына ышанырга тиеш. Балаларга беркайчан да: «Син имтиханны тапшыра алмыйсың!» - дияргә ярамый. Позитив кәеф һәм ышаныч балада яхшы хисләр тудыра. Ата-аналар ярдәме имтиханнарга әзерлекнең барлык этапларында да кирәк. Бала белән тәкъдим ителгән мөмкинлекләр диапазоны-уку йортлары, уку шартлары хакында белешергә кирәк. Баланың төрле баллар белән дә укырга бара алачагы хакында төгәл күзаллаулары булырга һәм тормыш читендә ялгыз калмаячагына ышаныч булырга тиеш. Балаларга ата-аналарына даими рәвештә тиешлекләрен искәртергә киңәш ителми («без синең өчен шуның кадәр эшләдек, ә син...»). Исегездә тотыгыз, җаваплы ата-ана үз баласының физик сәламәтлеге өчен генә түгел, ә мораль-психологик иминлеге, баланың киләчәге һәм бүгенгесе өчен дә җавап бирә. 

Вебинар ахырында һәр укучының да уңышлары һәм уңышсызлыклары булуы, ата – аналарның бурычы-үз баласының теләсә нинди нәтиҗәләрен кабул итү, ситуацияне анализлау, ярдәм итү, белем бирүне дәвам итү һәм һөнәр алу өчен альтернатив вариантлар табу, дип билгеләп үтелде.

Фотогалерея: