• Русский
  • Татарча

«Белем бирү сыйфатын күтәрүнең бер шарты буларак уку грамоталылыгын формалаштыру» рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының боерыгы нигезендә 2022 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен онлайн-конференция форматында «Белем бирү сыйфатын күтәрүнең бер шарты буларак уку грамоталылыгын формалаштыру» семинарын оештырды һәм үткәрде.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының 205 педагогы катнашты.

Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • әдәбият һәм рус теле дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру өчен күп дәрәҗәле биремнәрне проектлау;
  • рус теле дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру өчен күп дәрәҗәле биремнәрне проектлау;
  • төп компетенцияләр системасын үзләштерү чарасы буларак функциональ грамоталылыкны үстерү;
  • рус теле дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары;

Семинар спикерлары ролендә чыгыш ясадылар:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы, филология фәннәре кандидаты Хисматова Лилия Котдус кызы,
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасының өлкән укытучысы Михеев Александр Владимирович,
  • Казан шәһәре Яңа Савин районы 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, доцент, филология фәннәре кандидаты Копосов Даниил Робертович,
  • Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Базеева Евгения Александровна, 
  • Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Максимова Анна Александровна.

Семинарның модераторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге башлыгы, филология фәннәре кандидаты Хисматова Лилия Котдус кызы.