• Русский
  • Татарча

“Башлангыч мәктәптә дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда заманча белем бирү ресурслары” семинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Дәүләт биременә тәңгәл китереп, мәктәпкәчә белем һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы “Просвещение” Компанияләр төркеме (Мәскәү шәһәре) белән берлектә 2019 елның 26 мартында “Башлангыч мәктәптә дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда заманча белем бирү ресурслары”дип исемләнгән методик семинар үткәрде.

Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан 92 укытучы заманча белем бирү ресурларын куллану нигезендә кече яшьтәге мәктәп укучыларының уку эшчәнлеген оештыру белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Педагоглар белән “Просвещение” Команияләр төркеме Башлангыч белем бирү үзәгенең рус теле һәм әдәби уку редакциясе әйдәп баручы методисты Тюрина Наталья Петровна эшләде. Семинар барышында шулай ук хәзерге заман этабында рус телен проектлау, анализлау мәсьләләре дә каралды.

Семинарга нәтиҗә ясап, катнашучылар каралган мәсьләләрнең актуальлеген һәм мөһимлеген билгеләп үттеләр, тәкъдим ителгән материал өчен Наталья Петровнага рәхмәтләрен ирештерделәр.

Барлык педагогларга да “Просвещение” Команияләр төркеменнән сертификатлар тапшырылды.