• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

26 майда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышы булды.

Гыйльми совет утырышын ректор Л. Н.Ногманова ачып җибәрде, ул юбилярларны котлады, шулай ук тоталь диктантны иң яхшы язучы мәгълүмати-нәшрият бүлеге фәнни хезмәткәре В. Я. Шабалинаны да билгеләп үтте.

 

 

«Белем бирү оешмаларының яңа ФДББСна күчүен тәэмин итү буенча эш барышы турында»гы доклад белән укыту-методик эш буенча проректор Г.Х. Сагеева чыгыш ясады.

Институтның 2022 елда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашуы турындагы мәсьәлә буенча фикер алышынды.

Һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Э.П. Митрофанованың «Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруда методик ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле механизмы буларак һөнәри белем бирү оешмаларының үзара хезмәттәшлеген оештыру турында»гы доклады тыңланды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эш нәтиҗәләре белән авторлык педагогик мәктәпләре лабораториясе профессоры Г.Х. Әхбәрова уртаклашты.

«Яңартылган ФДББС шартларында укучыларның проект эшчәнлеген оештыру» өстәмә һөнәри белем бирү программасы һәм матбугатка тәкъдим ителгән кулъязмалар исемлеге расланды.

Фотогалерея: