• Русский
  • Татарча

М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә конкурс игълан ителде

 

М.И. Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясе Татарстан территориясендә урнашкан белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен бирелә.

Ел саен 5 октябрьгә һәркайсы йөз мең сум күләмендә М.И. Мәхмүтов исемендәге ике премия тапшырыла. М.И. Мәхмүтов исемендәге премиягә педагогик хезмәткәрләр коллективларын тәкъдим итү рөхсәт ителми.
Документлар комплектын Татарстан Республикасы М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру комитетына 1 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.
Документларның тулы исемлеге белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин
https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2089451.htm