• Русский
  • Татарча

«Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсы нәтиҗәләре

2022 нче елның 11 нче апреленнән 27 нче маена кадәр үткәрелгән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елның 4 нче апрелендәге 194 нче номерлы боерыгы нигезендә  «Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге  һәм мәктәп китапханәсе базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсына йомгак ясалды.

 

Конкурста Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан, шулай ук Курск өлкәсеннән 63 педагогик хезмәткәр катнашты.
Конкурс мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында нәтиҗәле практикалар һәм иң яхшы идеяләр өлкәсендә алдынгы педагогик һәм китапханә тәҗрибәсен ачыклауга юнәлдерелгән иде.
Республика конкурсында җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар, Лауреат дипломнары белән бүләкләнә, барлык катнашучылар да конкурста катнашучылар сертификатларын ала.
Дипломнар һәм сертификатлар гаризаларда күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк.

Игътибар итегез, кайбер эшләр башка юнәлешләргә күчерелде.

«Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе  базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсында җиңүчеләр һәм лауреатлар исемлеге

Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлыйбыз!
Катнашучыларга кызыклы һәм иҗади эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!
Һөнәри осталыкларыгызны алга таба да камилләштерүегезне телибез!