• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен белем бирү практикумы

2022 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч мәктәптә уку процессын оештыру өчен белем бирү платформалары мөмкинлекләре» белем бирү практикумын үткәрде.

Чараның эчтәлеге башлангыч мәктәп педагогларының интерактив мөмкинлекләрдән файдаланып, онлайн-платформалар куллану буенча һөнәри компетентлыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Семинар спикеры, «Яндекс. Дәреслек» платформасы төбәк вәкиле Анастасия Петровна Дербенева семинарда катнашучыларның игътибарын укучыларга, ата-аналар белән читтән торып эшләү форматында укулар оештырырга ярдәм итә торган нәтиҗәле инструментларга юнәлтте, дистанцион технологияләр кулланып дәресләр үткәрүнең аерым үзенчәлекләрен билгеләде. Семинарның практик өлешендә педагоглар укытучы профилен булдыру һәм көйләү, серверлар белән идарә итү һ. б. буенча практика ясый алдылар.

Чара катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Чараны оештыруда гамәли юнәлешле якын килү актив эшчәнлек мохите, һөнәри диалог һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып укытуны оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә үзара ярдәм атмосферасы булдырырга мөмкинлек бирде. Очрашу нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да «Яндекс. Дәреслек» платформасына керү мөмкинлеге алдылар.

Фотогалерея: