• Русский
  • Татарча

А. С. Пушкинның тууына 225 ел тулу елында 50дән артык зур чара планлаштырылган

А.С. Пушкинның 225 еллыгын бәйрәм итү чаралары планы проекты 2024 елда 57 зур чараны үз эченә ала, шул исәптән күргәзмәләр һәм музейара проектлар оештыру, анимацион роликлар әзерләү, монографияләр бастыру һәм фәнни конференцияләр үткәрү, дип хәбәр итте Россия вице-премьеры Татьяна Голикова.

«Пушкин һәрвакыт актуаль: кыска 37 ел эчендә ул кешене борчыган барлык сорауларга да диярлек җавап бирергә өлгергән. Без аның мәхәббәт һәм дуслык, Ватан һәм Ирек, намус һәм тугрылык турында уйлаганын беләбез», - диде ул шагыйрьнең юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында.

Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, бәйрәм итү планы проекты 2024 елга кадәр исәпләнгән. Ул 57 зур чараны үз эченә алган алты бүлектән тора. Планга рус әдәбияты институты (Пушкин йорты) Пушкин кулъязма фондын цифрлаштыру һәм «Пушкин цифрлы» фәнни-агарту ресурсын булдыру проекты да кертелгән. Шагыйрьнең иҗади мирасын саклау һәм популярлаштыруга багышланган интернет-платформа булдырылачак.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы линиясе буенча 2024 елда дөнья мәдәни киңлегендә А.С. Пушкинның иҗатына һәм аның әсәрләрен мәктәп программасында өйрәнү үзенчәлекләренә багышланган фәнни конференцияләр үткәрү планлаштырыла. Укучылар һәм студентларның «Пушкин - мәңгегә!» дип аталган А.С. Пушкин әкиятләре буенча визуаль-график фестивале узачак. Махсус уку-тәрбия учреждениеләре укучылары өчен «Пушкин лирасы» Бөтенроссия иҗади фестиваль-конкурсы,А.С. Пушкинның иҗади мирасына багышланган махсус номинацияне кертеп, балалар һәм яшүсмерләр иҗатының зур Бөтенроссия фестивале һәм башка чаралар.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сөйләгәнчә, А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулу Россия мәктәпләрендә актив рәвештә билгеләп үтеләчәк. Аерым алганда, классик иҗатына багышланган ачык дәресләр узачак.

Ул искә төшергәнчә, 2024 елга Россиянең һәр мәктәбендә мәктәп театры барлыкка киләчәк, аларның репертуарларына юбилей елында шагыйрьнең күренекле әсәрләре буенча куелган спектакльләр керәчәк.

А.С. Пушкин мирасын популярлаштыруга мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре эшендә аерым игътибар биреләчәк, дип өстәде Министр.

Моннан тыш, план проекты Гурзуфта (Кырым Республикасы) Пушкин музеен үстерү буенча чаралар комплексын үз эченә ала. 1820 елда Пушкин элекке Ришель дачасындагы музей-йортта генерал Раевский гаиләсе белән яши. План проектының бер өлеше Россиядә Пушкин мемориаль музейларын һәм музей-тыюлыкларын реставрацияләү һәм экспозицияләү буенча гомумроссия программасы булды.

План проекты Россия Мәдәният министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы,  РФ Финанслар министрлыгы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Россия Яшьләр эшләре, Туризм министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе һәм Россия төбәкләре вәкилләре белән берлектә эшләнгән.