• Русский
  • Татарча

«Цифрлаштыру чорында чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсы нәтиҗәләре

«Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук проект һәм остазлык эшчәнлеге өлкәсендә алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату өчен үткәрелгән «Цифрлаштыру чорында чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсына йомгак ясалды.
2022 елның 1 апреленнән 25 маена кадәр конкурска белем бирү оешмалары педагогларыннан һәм белгечләреннән 130дан артык эш килде. Нәтиҗәләр белән боерыкка кушымтада танышырга мөмкин: https://clck.ru/qBQNY 
Җиңүчеләр, призерлар һәм лауреатларның дипломнары, шулай ук конкурста катнашучыларның дипломнары гариза биргәндә күрсәтелгән электрон адресларга җибәреләчәк.
Барлык катнашучыларны котлыйбыз!