• Русский
  • Татарча

«Туган (татар) теле һәм әдәбияты» фән өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча белем бирү оешмалары укытучыларын һөнәри яңадан әзерләү программасын гамәлгә ашыру

2022 елның 14 февраленнән 08 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларының этномәдәни татар компонентлы белем бирү оешмалары укытучыларын «Туган (татар) теле һәм әдәбияты» фән өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча 270 сәгать күләмендә һөнәри яңадан әзерләү программасы гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 15 регионыннан 25 педагог белем алды.
Курсларның кураторы - Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәттахова Р. Ф.
Программа онлайн-лекцияләр, гамәли дәресләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр формасында электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып тормышка ашырылды. Шулай ук программа кысаларында «Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының методик эш системасы» темасы буенча 36 сәгать күләмендә педагогик практика оештырылды. 

Курсларны тыңлаучылар кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә торган уңайлы график һәм эш режимын, укучыларның мәнфәгатьләренә һәм ихтыяҗларына бәйле рәвештә каралган мәсьәләләр даирәсенә төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә торган программаның сыгылмалылыгын, килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен укытучылар һәм куратор белән кире элемтә булуын билгеләп үттеләр.
Тыңлаучыларны укыту 2022 елның 8 июнендә онлайн режимда чыгарылыш квалификация эшләрен уңышлы яклау белән тәмамланды.

Фотогалерея: