• Русский
  • Татарча

2021/22 уку елына олимпиадалар һәм башка интеллектуаль, иҗади конкурслар исемлегенең яңа проекты

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «2021/22 уку елына фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табу, иҗат, физкультура-спорт эшчәнлеге белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән олимпиада һәм башка интеллектуаль һәм (яки) иҗади конкурслар, чаралар исемлеген раслау турында»гы яңа боерыгы проекты басылды.

Документка кушымтада өч бүлек буенча төркемләнгән төрле юнәлештәге 1900 чара күрсәтелгән. Беренчесенә сигез Халыкара олимпиада, шулай ук Бөтенроссия олимпиадасының төбәк һәм йомгаклау этаплары керә. Икенчесендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 31 августындагы 616 номерлы боерыгы белән өстәмә тәкъдимнәр кабул итү өчен расланган ярышлар исемлеге күрсәтелгән. Өченчесе 2022 елның 28 февраленә кадәр кабул ителгән гаризалар буенча кертелгән яңа чаралардан, шулай ук 2021/22 уку елына мәктәп укучылары олимпиадалары исемлегеннән барлык ярышлардан тора.

Әлеге чараларның исемлеге ел саен мәгариф министрлыгы тарафыннан Россиянең яшь талантларына ярдәм итү буенча Милли Координация советының эксперт төркеме белән берлектә раслана. Бу ярышларның йомгаклау этапларында җиңүчеләр һәм призерлар турындагы белешмәләр күренекле сәләтләрен күрсәткән балалар турында дәүләт мәгълүмат ресурсына кертелә.

Боерык проекты