• Русский
  • Татарча

Федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеге кысаларында семинар

2022 нче елның 10 нчы июнендә «Технология» фән өлкәсенең яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү /апробацияләү программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  оештыру-методик, мәгълүмати тәэмин итү һәм алып бару максатыннан «Технология» фән өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыручы мәгариф идарәсе органнары методистлары һәм белгечләре, педагогик хезмәткәрләр өчен республика семинарын уздыра.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Лустина Татьяна Михайловна мөрәҗәгать итте.

Әлеге семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Технология» фән өлкәсе буенча программаны гамәлгә ашыруны норматив-хокукый тәэмин итү һәм төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә эш программасының төп аспектлары.
Семинар спикерлары: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Лустина Татьяна Михайловна; 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы Жданова Марина Александровна һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының 32 нче гимназиясе технология укытучысы Гаранина Елена Олеговна.

Семинар спикерлары үз чыгышларында «Технология» фән өлкәсе барлык мәктәп укучыларына гомуми белем бирү өчен кирәкле компонент булуын билгеләп үттеләр, аның кысаларында технологияләр дөньясы һәм аларны җәмәгать производствосында куллану ысуллары белән танышу бара, фән нигезләрен гамәлдә куллану мөмкинлеге бирелә. «Технология» белем бирү өлкәсе башка фән өлкәләрендә ирешкән белем бирү нәтиҗәләрен берләштерә һәм куллана, шул рәвешле гомуми белем бирүнең гамәли юнәлешен тәэмин итә.

Федераль инновацион мәйданчыкның юл картасы чаралары кысаларында, «Технология» фән өлкәсенең яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/тәэмин итү/ апробацияләү процессыннан тыш, «Технология» фән өлкәсенең яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә ашыручы педагоглар өчен методик, билгеләүче һәм мәгълүмати-агарту вебинарлары сериясен үткәрү, «Digital мәгариф киңлегенең яңа фәлсәфәсе» IV төбәкара конференциясе кысаларында махсус секция эше, педагогларның методик эшләнмәләре, укучыларның проект һәм фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы планлаштырыла.
Семинарда «Технология» фән өлкәсендә программаларны тормышка ашыручы белем бирү белән идарә итү органнарының 300 дән артык методисты, белгечләре, педагогик хезмәткәрләр катнашты. Спикерларның докладлары һәм чыгышлары семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Спикерлар презентациясенә сылтама: https://clck.ru/qFWNH
Семинарның язмасына сылтама: 

Фотогалерея: