• Русский
  • Татарча

«ФДББС-2021 шартларында башлангыч гомуми белем бирү эчтәлеген яңартуның актуаль юнәлешләре» республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Җашлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «ФДББС-2021 шартларында башлангыч гомуми белем бирү эчтәлеген яңартуның актуаль юнәлешләре» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Конференция 2022 елга дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты чаралар планы нигезендә онлайн режимда үткәрелде. Үткәрүнең максаты-башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру вакытында муниципаль белем бирү системаларына методик ярдәм күрсәтү. Конференция эшендә Татарстан Республикасының 387 башлангыч гомуми белем бирү педагогы катнашты.
Башлангыч сыйныф укытучылары өчен башлангыч белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр һәм экспертлар чыгыш ясады:

  • Педагогика фәннәре докторы, Россия мәгариф академиясе Мәгарифне үстерү стратегиясе институтының Башлангыч гомуми белем бирү лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, башлангыч мәктәп өчен рус теле буенча дәреслекләр һәм укыту-методик әсбаплар авторы Кузнецова Марина Ивановна,
  • Педагогика фәннәре кандидаты, Россия мәгариф академиясе Мәгарифне үстерү стратегиясе институтының Башлангыч белем бирү лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре, башлангыч мәктәп өчен математика һәм информатика буенча дәреслекләр һәм укыту-методик әсбаплар авторы Рыдзе Оксана Анатольевна, 
  • Биология фәннәре кандидаты, доцент, мәгариф өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, башлангыч мәктәп өчен әйләнә-тирә мохит буенча укыту-методик комплект авторы Вахрушев Александр Александрович, 
  • Педагогика фәннәре докторы, профессор, мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, башлангыч һәм төп мәктәп өчен «Технология» буенча дәреслекләр һәм методик кулланмалар авторы, мәктәпкәчә белем бирү өчен дидактик кулланмалар һәм методик әдәбият авторы Конышева Наталья Михайловна,
  • Биология фәннәре кандидаты, доцент, РФ Югары һөнәри белем бирү оешмасының мактаулы хезмәткәре, «Просвещение – Союз» ГК «Просвещение» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үсеш бирә торган укытуны һәм яңа продуктларны гамәлгә кертү бүлегенең әйдәп баручы методисты Димитриева Светлана Васильевна.

Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү проблемаларын хәл итүгә Татарстан Республикасының башлангыч сыйныф укытучылары үз карашларын тәкъдим иттеләр:

  • Район методик берләшмәсе җитәкчесе, Лениногорск шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алтапова Елена Сергеевна,
  • Түбән Кама шәһәренең 36 нчы урта мәктәбе директоры Офицерова Александра Михайловна,
  • Казан шәһәре Идел буе районы 52 нче гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Прошина Альбина Юныс кызы,
  • ТР Чүпрәле районы 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәрәпова Ләйсән Җәүдәт кызы,
  • Түбән Кама шәһәренең 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, башлангыч гомуми белем бирү буенча директор урынбасары Тюленева Елена Александровна, 
  • Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы Исаевская Лиана Сергеевна, 
  • Казан шәһәре Идел буе районы 52 нче гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучылары Дәүләтшина Лариса Мнавировна, Насыйбуллина Җәмилә Магазовна, 
  • ТР Азнакай районы Азнакай шәһәренең 5 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Мухамадярова Венера Әнәс кызы, Хөсәенова Наилә Навил кызы,
  • Бөгелмә шәһәренең 4 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Чернавина Анастасия Николаевна,
  • Сарман районы Җәлил 2 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Хәмидуллина Алсу Хөсәен кызы, Фәрхетдинова Тәслимә Флер кызы, Мияссарова Ләйлә Кәбир кызы, Бариева Фәнүсә Фоат кызы, 
  • Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиясе башлангыч сыйныф укытучылары Любицкая Резеда Фаритовна, Рудзей Лариса Викторовна,
  • Норлат шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Никитина Ольга Сергеевна.

Конференциядә катнашучылар программаның тыгызлыгын, кызыклы методик табышларны, чыгышларның кирәклеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр.
Конференциянең видеоязмасын түбәндәге сылтама буенча карарга була: https://youtu.be/z3Py9wlc5IY
Конференция спикерлары материаллары: https://disk.yandex.ru/d/IjaeEggAMdSuow 

Фотогалерея: