• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңарту аспектында башлангыч мәктәп укытучыларының цифрлы инструментлары» квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 10 июнендә белем бирү процессында укытуның интерактив методларын куллануда педагогик хезмәткәрләрнең компетентлыгын камилләштерүгә юнәлдерелгән.«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңарту аспектында башлангыч мәктәп укытучысының цифрлы инструментлары»  квалификация күтәрү курслары тәмамланды.
Онлайн-укыту кысаларында тыңлаучылар белем бирү эшчәнлегенә цифрлы технологияләр кертү өлкәсендәге соңгы техник казанышлары, заманча цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру процессында белем бирү технологияләренең үзенчәлеге һәм белем бирү процессын онлайн-тәэмин итү белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре Яковенко Т. В., Рябова А. А., Шәйхетдинова Э. Р., Николаев Э. Н. җитәкчелегендә тыңлаучылар заманча цифрлы кораллар һәм сервисларның яңа мөмкинлекләрен сынап карадылар, интерактив онлайн-сораштырулар, викториналар үткәрү өчен документлар һәм таблицалар, инструментлар һәм сервислар белән эшләү күнекмәләрен булдырдылар; булган җиһазларны һәм Интернетка керү мөмкинлеген исәпкә алып цифрлы форматта квестлар үткәрүдә практикада катнаштылар.
Тыңлаучылар барлык укытучыларның эшен югары бәяләделәр, үзләренең гамәли эшендә яңа электрон инструментларны куллану теләген белдерделәр.

Фотогалерея: