• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар

2022 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы М. Җәлил исемендәге 1 нче гимназия базасында «Яңа укыту-методик комплектлары буенча эш үзенчәлекләре: «Сәлам!» укыту-методик комплекты» темасына Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар узды. Семинарны оештыручы -Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Гыйләҗева Л. Г. семинарда катнашучыларны «Сәлам!» укыту-методик комплектын башлангыч һәм төп мәктәптә апробацияләү һәм гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән таныштырды. Семинарга уку-методик комплектының авторлары Казан шәһәре Яңа Савин районының 30 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Бәхтиев Р.Ф. һәм Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Х. Х. чакырылган иде. Авторлар «Сәлам!» яңа укыту-методик комплекты буенча эшнең үзенчәлекләрен күрсәттеләр.
Семинарда катнашучылар семинарны оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсен югары бәяләделәр, чараның гамәли юнәлешен билгеләделәр.

Фотогалерея: