• Русский
  • Татарча

“Иң яхшы мастер-класс” Төбәкара конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты “Иң яхшы мастер-класс” Төбәкара конкурсы (алга таба – Конкурс) башлануы турында игълан итә.

Конкурсның төп маскаты – иң яхшы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм ярдәм итү, белем бирү учреждениеләре педагогика хезмәткәрләренең иҗади инициативаларына теләктәшлек итү.

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз

Конкурста катнашу өчен 2019 елның 29 апреленә кадәр гаризаны һәм конкурс эшен оештыру комитетының электрон адресына җибәрергә кирәк: vnekl.konkurs@yandex.ru

Барлык катнашучылар да Конкурста катнашканлыкка сертификат алачак.

Конкурс турында Нигезләмәне (PDF һәм WORD форматында) “ГРАНТЛАР һәм КОНКУРСЛАР” бүлегеннән күчереп алырга була.

Килеп туган барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны ТР Мәгарифне үстерү институтының методик эшне үстерү бүлеге җитәкчесе О.В. Мартьяновадан белешергә мөмкин. Элемтә өчен телефон: 533-03-90, e-mail: vnekl.konkurs@yandex.ru