• Русский
  • Татарча

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды узачак

27-29 июньдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездын үткәрә, анда Татарстан һәм Россия Федерациясе субъектлары белем бирү оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары, мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары урынбасарлары, милли мәгарифкә һәм Россия төбәкләре белән хезмәттәшлеккә кураторлык итүче методистлар, татар телендә белем бирүче гомуми белем бирү оешмалары директорлары, милли-мәдәни автономияләр, Татарстан Республикасы вәкиллекләре, 400 кешене колачлаган Бөтендөнья татар конгрессы бүлекләре катнаша. Съезд 4 елга бер тапкыр үткәрелә.

Съездда катнашучылар өчен Казан буенча күргәзмәләр, экскурсияләр оештыру, белем бирү оешмаларына бару, мастер-класслар, педагогик остаханәләр, тренинглар уздыру, панель дискуссияләр кысаларында тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла.

29 июньдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә съездның пленар утырышы узачак.

Чыганакка сылтама