• Русский
  • Татарча

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең «Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру ресурсы буларак федераль программа һәм республика проектлары» секция утырышы

Яшел Үзәндә 2022 елның 29 июнендә Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру ресурсы буларак федераль программа һәм республика проектлары» дигән темага август киңәшмәсенең секция утырышы узды. Секция эшендә 200 кеше катнашты, алар-мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрен алып баручы белгечләр һәм методистлар, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, республиканың педагогик югары уку йортлары һәм педагогика көллиятләре укытучылары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы укытучылары.
Секция эше кысаларында Яшел Үзән районы мәгариф оешмаларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Пленар утырыш башында катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин һәм Яшел Үзән районы башлыгы М. П. Афанасьев мөрәҗәгать иттеләр.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З. Закирова докладында мәктәпкәчә белем бирүнең төбәк системасының Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру буенча максатлары, бурычлары һәм ресурслары билгеләнде.
Пленар утырышта шулай ук мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак грант ярдәме, милли һәм гомумкешелек кыйммәтләрен исәпкә алып, Татарстанның мәктәпкәчә белем бирүне программа–методик яктан тәэмин итү, башлангыч һөнәри юнәлеш бирүнең заманча алымнары һәм башкалар турында фикер алыштылар..
Секциядә катнашучылар алдында «Балаларның сыйфатлы белем алуга тигез дәрәҗәдә үтемлелеген тәэмин итү: мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү дәвамчанлыгының актуаль аспектлары» дигән темага Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы чыгыш ясады.
Секция эше нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде.

Фотогалерея: